• Русский
  • Татарча

Туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары

2020 елның 11 һәм 12 мартында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының квалификациясен күтәрү кысаларында «Хәзерге шартларда туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту методикасында яңа алымнар» (үткәрү сроклары: 25.02.2020 елдан 14.03.2020 елларга кадәр) темасына Казан шәһәре Совет районының «Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе һәм Казан шәһәре Совет районының «169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базаларында стажировка үткәрелде.

Стажировканың максаты - белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре форматында гуманитар цикл укыту методикаларын камилләштерү, төп гомуми белем бирүне модернизацияләүнең дәүләт өстенлекләрен үзләштерүдә теоретик һәм практик ярдәм күрсәтү, ФГОС ОО функцияләре һәм билгеләнешен аңлау аша туган тел һәм әдәбият укытучыларының һөнәри компетентлыгын арттыру.

Стажировка барышында тыңлаучылар милли белем бирү өлкәсендәге гомуми белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге белән таныштылар, аларның чыгышлар, презентацияләр, педагогик остаханәләр һәм мастер-класслар формасында тәҗрибәләрен өйрәнделәр, дәрес панорамасын карадылар, шул исәптән “Сәлам!” укыту-сәламәтләндерү комплексы һәм В.Н.Мещерякова системасы буенча уздырылган дәресләрне карадылар. Укытучылар ачык дәресләрне анализлауда катнашты, шулай ук тәрбия процессына бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, сыйныф җитәкчеләре эшчәнлеге белән таныштылар, класстан тыш чараларда катнаштылар. Татарстан Республикасының күренекле эшлеклеләре белән очрашулар оештырылды.

Стажировкалар барышында тыңлаучыларның чит тел аудиториясендә татар телен һәм әдәбиятын укытуга инновацион технологияләр кертү буенча практикумнары һәм шәхси эшләре дә үткәрелде. Тыңлаучылар, иҗади төркемнәргә берләшеп, бирелгән темаларга коммуникатив технологияләр, уен технологияләре, критик фикерләү технологияләре, проектлы укыту, кейс-технологияләр һ.б. кулланып, дәреснең аерым этапларын эшләделәр. Укырга килүчеләрнең мастер-класслар, педагогик остаханәләр рәвешендә тәҗрибә уртаклашу чыгышлары тыңланды. Түгәрәк өстәлләрдә барлык чыгышлар анализланды һәм нәтиҗәләр ясалды.

Тулаем алганда, стажировка уңышлы узды, курсны тыңлаучылар оештыруның һәм программаның гамәли эчтәлеге яхшы булуы өчен кафедра хезмәткәрләренә һәм стажировка мәйданчыклары коллегаларына рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея