• Русский
  • Татарча

Кабаттан һөнәри әзерлек курсларына кешеләр җыю башланды

ТР Мәгарифне үстерү институты төп һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында эшләүчеләр һәм эшләргә теләүчеләр өчен «Педагогика һәм мәгариф: җәмгыять белеме, тарих, тәрбия» өстәмә кабаттан әзерләү һөнәри программасы буенча төркемгә тыңлаучылар җыю турында игълан итә. Уку эштән өлешчә өзеклек белән читтән торып һәм көндезге формаларда үткәреләчәк, уку нәтиҗәләре буенча билгеләнгән үрнәктә кабаттан һөнәри әзерлек үтү турында диплом биреләчәк, әлеге диплом тарих, җәмгыять белеме, икътисад, хокук фәннәре укытучысы һәм педагог-тәрбияче буларак белем бирү эшчәнлеген алып барырга хокук бирә.

Укулар бюджеттан тыш (түләүле) нигездә үткәрелә. Беренче көндезге сессия июньнең икенче яртысына планлаштырыла. Гаризалар 2020 елның 13 маена кадәр ulbutdima@rambler.ru электрон почтасы адресына беркетелгән форма буенча кабул ителә. Элемтә өчен: курслар кураторы - ТР Мәгарифне үстерү институтының Социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты Д.И. Улбутов. Белешмәләр өчен телефон: 89600338181 (шалтыратулар - 9.00 дән 17.00 гә кадәр, whatsapp - 20.00 дән соң).