• Русский
  • Татарча

Чит тел укытучылары өчен белем бирү семинары

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының чит тел укытучылары өчен «Мәктәптә чит телләр укытуны модернизацияләү факторлары» дип исемләнгән белем бирү семинары.

2020 елның 11 мартында лингвистик лаборатория (мөдире - Иванова Л.Ф.) Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «36 нчы урта гомуми белем бирү» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында ТР Түбән Кама муниципаль районының чит тел укытучылары өчен «Мәктәптә чит телләр укытуны модернизацияләү факторлары» темасына белем бирү семинары уздырды.

ТР Түбән Кама муниципаль районының 100 дән артык чит тел укытучысы семинарда актив катнашты. Семинарда республикада мәкәптә чит телләргә өйрәтү эчтәлеген модернизацияләүнең актуаль мәсьәләләре, шулай ук аларның гамәли юллары турында фикер алыштылар.

Фотогалерея