• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе - 2020» республика конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе «Иң яхшы методик берләшмә җитәкчесе - 2020» республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлану турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты - район һәм шәһәр методик берләшмәләре җитәкчеләренең иң яхшы эш тәҗрибәсен ачыклау һәм аларга ярдәм итү, НСУРны гамәлгә ашыру кысаларында педагогларның һөнәри осталыгын арттыру, мәгариф учреждениеләренең педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләренең иҗади инициативасын ачыклау, аларга ярдәм итү.

Шәһәр һәм район методик берләшмәләре җитәкчеләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Катнашу өчен 2020 елның 13 апреленә кадәр оештыру комитетының электрон почта адресына гариза һәм конкурс эшен юлларга кирәк: ormrkonkurs-2019@yandex.ru.

Конкурс турында нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) http://irort.ru сайтының "ГРАНТЛАР һәм КОНКУРСЛАР" бүлегендә йөкләп алырга мөмкин.

Барлык сораулар буенча өстәмә мәгълүматны 533-03-90 телефоны аша алырга мөмкин.