• Русский
  • Татарча

«Белем һәм тәрбия бирүдә инновацион методикалар һәм технологияләр» республика конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе (алга таба - Институт) «Белем һәм тәрбия бирүдә инновацион методикалар һәм технологияләр» республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлану турында игълан итә.

Конкурсның төп максаты - мәгариф өлкәсендә инновацион эшчәнлекне стимуллаштыру; педагогларны мәгариф һәм тәрбия процессында инновацион технологияләрне актив куллануга этәрү; мәгариф хезмәткәрләренең педагогик тәҗрибәсен тәкъдим итү һәм популярлаштыру.

Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен конкурста катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 6 апреленә кадәр https://forms.yandex.ru/u/5e5e027b426d026d026a68bf0e сылтамасы буенча анкета тутырырга кирәк.

Катнашучыларның барысы да конкурста катнашучы сертификатын алачак.

Конкурс турында нигезләмәне (PDF һәм WORD форматында) http://irort.ru сайтында «ГРАНТЛАР һәм КОНКУРСЛАР» бүлегенә кереп йөкләп алырга мөмкин.

Барлык барлыкка килгән мәсьәләләр буенча өстәмә мәгълүматны ТР Мәгарифне үстерү институтының Методик эшләрне үстерү бүлеге мөдире О.В. Мартьяновадан алырга була. Элемтә өчен телефон: 533-03-90.