• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды

4 мартта "Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" Гыйльми советының чираттагы утырышы булды.

Утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары, гыйльми совет әгъзасы И.Г. Хәдиуллин катнашты, ул Л.Н. Ногманова белән берлектә институт коллективы әгъзаларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

Төрле дәрәҗә мәгариф оешмалары (ДОО, ОО, ДОД, СПО) җитәкчеләренең нәтиҗәлелеген бәяләү буенча типлаштырылган күрсәткечләр һәм критерийларның проектлары каралды.

“2019 елда институтның бюджеттан тыш эшчәнлеге турында”гы доклад белән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының стратегик һәм икътисадый үсеш буенча проректоры Р.Г. Хәмитов чыгыш ясады.

Фотогалерея