• Русский
  • Татарча

«Чит телле белем бирү сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары» республика түгәрәк өстәле

Гамәлгә куючының дәүләт биреме чаралары планын үтәү өчен (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2013 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы боерыгы), ТР Мәгарифне үстерү институтының лингвистик лабораториясе (мөдире - Иванова Л.Ф.) 2020 елның 4 мартында чит телләр укытучыларының район һәм мәктәп методик берләшмәләре җитәкчеләре өчен «Чит телле белем бирү сыйфатын күтәрүнең социаль-педагогик факторлары» проблемасы буенча республика түгәрәк өстәле үткәрде.

Республика түгәрәк өстәле эшендә Казан, Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасының 37 муниципаль районыннан 86 чит тел укытучысы катнашты.

Педагоглар хәзерге этапта чит телгә өйрәтү процессын камилләштерү факторлары һәм шартлары турында җанлы кызыксыну белән фикер алыштылар.

Фотогалерея