• Русский
  • Татарча

«Белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә дә укытуның предметара нәтиҗәләренә ирешү» төбәкара семинары

2020 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының лингвистик лаборатория (мөдире - Иванова Л.Ф.) мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы белән берлектә (мөдире - Хәмитова Г.Р.) Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең «Менеджер» 23 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Мәгарифнең барлык дәрәҗәләрендә дә укытуның предметара нәтиҗәләренә ирешү» төбәкара семинар уздырды.

Семинарда катнашучыларны Колумбия, Төркия, Беларусь Республикасы педагоглары сәламләде.

Башкортстан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Чуваш Республикасы, Киров өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Оренбург өлкәсе, Забайкалье крае, Бурят округы, Мәскәү, Пенза, Белгород, Омск шәһәрләреннән һәм Татарстан Республикасыннан 313 педагогик хезмәткәр предметара укыту нәтиҗәләренә ирешү коралы буларак заманча мәгариф технологияләрен гамәлгә ашыруның актуаль проблемалары турында фикер алыштылар. Практик юнәлешле мәйданчыкларда «Креативлык», «Критик фикерләү», «Кооперация», «Коммуникация» мастер-класслары узды.

Фотогалерея