• Русский
  • Татарча

2020 елда Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашучылар өчен әзерлек семинары

2020 елның 28 февралендә Югары Ослан муниципаль районының “Иннополис мәктәбе” базасында “Россиянең ел укытучысы” бөтенроссия конкурсының Татарстан Республикасындагы төбәк этабында катнашучылар өчен семинар үткәрелде.

Сәламләү сүзе белән педагогларга “Иннополис мәктәбе” директоры Алла Николаевна Головенькина мөрәҗәгать итте. Ул һөнәри уңышлар, оптимизм, җиңүләр теләде.

Аннары семинар кысаларында "Эссе" конкурс сынавы оештырылды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Трофимовна Федорова һәм РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстандагы оешмасының социаль яклау буенча баш белгече Гөлсинә Әсхәт кызы Гафарова конкурста педагогларга куелган таләпләр турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, конкурста катнашучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм катнашучыларга уңышлар һәм иҗади күтәрелеш теләделәр.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының методик эшләрне үстерү бүлеге башлыгы Ольга Валерьевна Мартьянова «2019-2020 уку елында Татарстан Республикасында «Россия ел укытучысы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабын бәяләү критерийлары һәм күрсәткечләре» темасы буенча чыгыш ясады.

Дәвам итеп Алла Николаевна Головенькина катнашучыларга “Дәрестән тыш чара” һәм “Мастер-класс” конкурс сынауларының үзенчәлекләре турында сөйләде.

Семинар азагында катнашучылар өчен жирәбә салу оештырылды.

Катнашучыларга алга таба уңышлар телибез!