• Русский
  • Татарча

"Алиш эзләре буенча" Бөтенроссия фәнни-эзләнү конференциясе

Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә 28 февраль көнне "Алиш эзләре буенча" VII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү конференциясе үткәрелде. Быел Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 850 эш кабул ителгән: Төмән, Башкортстан, Удмуртия, Ульяновск, Чиләбе һ.б. Көндезге турга 155 укучы чакырылган иде.

Конференция ачылышында ТР Мәгарифне үстерү институты һәм Казан Федераль Университеты укытучылары, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, язучы-патриотның туганнары, А.Алиш исемендәге премия лауреатлары, "Мәдәни җомга", "Шәһри Казан" газеталары журналистлары, конференциядә катнашучылар һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Конференциядә катнашучыларны Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, язучы, Ш.Маннур һәм А.Алиш премияләре лауреаты Рафис Корбан, Мәскәү Төбәк һәм туризм академиясе профессоры Сәлимова Фәридә Бакеевна сәламләделәр. Тантаналы өлештә Абдулла Алиш исемендәге премиянең яңа лауреаты Нурия Сәйяр бүләкләнде. Секцияләр эше 5 юнәлеш буенча оештырылган иде:

  • "Алиш эзләре буенча" (рус һәм татар секцияләре)
  • "Татар әдәбиятында героизм темасы"
  • "Геройлар безнең янәшәдә"
  • "Әкияттән - өлкәннәр тормышына"
  • "Шигърият бакчасында"

Шулай ук педагоглар өчен 2 секция эше оештырылды. Чара югары оештыру дәрәҗәсендә узды.