• Русский
  • Татарча

«Ачык мәктәп 2035» проектында катнашучы мәктәпләрне методик яктан тәэмин итеп тору

«Ачык мәктәп» мәгариф онлайн-платформасына тоташтырылган мәктәпләргә методик һәм консультация ярдәме күрсәтү максатларында 2020 елның 27 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы педагоглары белән берничә очрашу уздырды.

Ресурс үзәге хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Кама муниципаль районы мәгариф оешмаларында эшләүче «Ачык мәктәп 2035» проектында катнашучыларга: «Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нә, «14 нче лицей»га, «Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» нә, «Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе»нә, «22 нче гимназия»гә, «37 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»нә мәгълүмати-техник ярдәм һәм методик ярдәм күрсәтелде.

Проектта катнашучы мәктәпләргә мәгълүмати-методик ярдәм дистанцион режимда дәвам итәчәк.