• Русский
  • Татарча

Мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге ХVIII республика фәнни-гамәли конференциясе

2016 - 2020 елларга «Татарстанда рус теле» ведомство максатчан программасын һәм «2014 - 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институтының эш планы нигезендә 2020 елның 18 апрелендә мәктәп укучыларының Л.Н. Толстой исемендәге ХVIII республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

Конференция 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына (Истәлек һәм дан елы) һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган. Конференция Казан шәһәренең Яңа Савин районы «7 нче гимназия» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында узачак. Конференция турында нигезләмә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтларында, шулай ук Казан шәһәренең «7 нче гимназия» МБМУ сайтында урнаштырылган.