• Русский
  • Татарча

«Минем белән сөйләш, әти, яки балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» вебинары

2020 елның 26 февралендә «Ачык класс» проекты кысаларында ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының башка белгечләре өчен «Минем белән сөйләш, әти, яки балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» темасы буенча вебинар үткәрелде. Вебинарны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИУЭП).

Чараның модераторы - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов баланы тәрбияләүдә әти кешенең ролен аеруча нык ассызыклады һәм проектның актуальлеген билгеләп үтте. Вебинар кысаларында «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, ТР Иҗтимагый палатасы комиссиясе әгъзасы, техник фәннәр кандидаты Кузнецов А.В.; КИУның психология факультеты профессоры, психология фәннәре докторы Фукин А.В.; педагог-психолог, Алабуга шәһәре ышаныч телефонының балалар линиясе консультанты Җиһаншина Д.В.; Мәгариф үсеше институтының социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В.Михеев чыгыш ясадылар.

Сораулар буенча фикер алышканда вебинарда катнашучыларның активлыгы, аларның кызыксынуы тәкъдим ителгән теманың әһәмияте һәм мондый белем бирү чараларына педагоглар һәм ата-аналар тарафыннан ихтыяҗ булу турында сөйли.

Трансляциягә тоташа алмаган кешеләр өчен вебинарның язмасы https://youtu.be/6NxDq4i_Y7A сылтамасы буенча урнаштырылган.

Фотогалерея