26 февраль, 2020 - 08:51
2020 елның 26 февралендә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казанның В.Г. Тимирясов исемендәге инновация университеты белән берлектә, сыйныф җитәкчеләре һәм ата-аналар җәмәгатьчелеге өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында «Минем белән сөйләш, әти, яки Балаларның җитди сорауларына ничек җавап бирергә?» темасына тематик вебинар үткәрә.
Онлайн-режимда тоташу 2020 елның 26 февралендә 15.00 сәгатьтән https://youtu.be/6NxDq4i_Y7A сылтамасы буенча мөмкин булачак.
Вебинар темасы буенча сорауларны трансляциягә кадәр lab.vospitan@gmail.com адресы буенча, шулай ук чара вакытында чатта җибәрергә мөмкин.