• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрү курслары

2020 елның 5 февраленнән 18 февраленә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесенең Мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы тарафыннан Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен ««Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру шартларында мәгариф оешмасы белән идарә итү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары үткәрелде. Укуларны 43 кеше узды.

Өстәмә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганда идарә эшчәнлегенең теоретик һәм методологик нигезләре: офислы проектлау: белем бирү оешмасында үзгәрешләр белән идарә итү, белем бирү оешмасында идарә эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә аудит һәм бәяләү, гомуми белем эчтәлегенә карата яңа таләпләр логикасында сыйфат белән идарә итү, цифрлы белем бирү шартларында мәгълүмати-коммуникация технологияләренең торышын һәм кулланылу перспективаларын күзәтү, белем бирү оешмасында инклюзив белем бирүне оештыру: идарә итү аспекты ачылды.

Тыңлаучыларның стажировкасы берничә мәйданчыкта оештырылган иде:

  • «Мәктәпнең уңышлылыгы ресурслары. Якындагы үсеш зоналары» темасына Казан шәһәре Яңа Савин районының «Ресурс» 146 нчы лицейда;
  • «Мәктәп директорларының һөнәри компетентлыгы: идарә итү сыйфатыннан белем бирү сыйфатына» темасына Казан шәһәре Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицейда;

Курсларны тыңлаучылар Казан шәһәренең әйдәп баручы мәктәпләре базасында стажировка узу мөмкинлеге булдырган өчен белем бирү оешмалары директорлары: Казан шәһәре Совет районы Советлар Союзы Герое С.А. Әхтәмов исемендәге 121 нче лицей» директоры Афонская Валентина Александровнага, Казан шәһәре Яңа Савин районының «Ресурс» 146 нчы лицее» директоры, педагогика фәннәр кандидаты Кәримова Диләрә Салих кызына рәхмәт белдерделәр.

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләрен укыту проектны яклау рәвешендә йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Фотогалерея