• Русский
  • Татарча

Авторлык методик идеяләр һәм алымнарның (лайфхакларның) төбәкара конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты балаларны укыту, тәрбияләү һәм үстерү өлкәсендә авторлык методик идеяләр һәм алымнар (лайфхаклар) конкурсының (алга таба - Конкурс) башлануы турында игълан итә.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 16 мартына кадәр http://bit.ly/konkursirort сылтамасы буенча анкета тутырырга һәм барлык материалларны lab.vospitan@gmail.com адресына юлларга кирәк. Барлык катнашучылар да сертификат алачак.

Конкурс турындагы нигезләмәне «Грантлар һәм конкурслар» бүлегендә йөкләп алырга мөмкин.

Конкурсның координаторы - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни хезмәткәре Башлай Эльвира Хамзеевна; телефоны (843) 236-69-01; электрон почта адресы: lab.vospitan@gmail.com.