• Русский
  • Татарча

Яшь педагоглар өчен тренинг

2020 елның 13 февралендә «Ресурс» үзәгенең ППМС базасында «Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында мәгариф оешмаларының яшь педагоглары өчен «Педагогның психологик үзрегуляция методлары һәм алымнары» темасына тренинг үткәрелде.

«Ресурс» үзәгенең ППМС белгечләре яшь педагогларны критик ситуацияләрдә психик тотрыклылыкны арттыра һәм стресс ситуацияләрен, эмоциональ януны профилактикалау булып торган белемнәр белән коралландырдылар, психологик тотрыклылык һәм үзеңне камилләштерүгә мотивация формалаштыралар. Тренингта катнашучылар эштә актив катнаштылар һәм тренерларның биремнәрен рәхәтләнеп башкардылар һәм чара турында уңай бәяләмәләр калдырдылар.

Әлеге тренинг яшь педагогларның эмоциональ януын профилактикалау чаралары циклында исәп буенча икенче тренинг булды. Киләсе тренингны март ахырында үткәрү планлаштырыла. «Укытучы 2.0» проекты яңалыкларын безнең сайтта һәм социаль челтәрләрдә https://vk.com/smp_rt һәм https://vk.com/teach_meet адреслары буенча күзәтеп барыгыз.

Фотогалерея