• Русский
  • Татарча

Лицей-интернатлар тәрбиячеләре өчен семинар

2020 елның 8-9 февралендә Казан шәһәренең Мәскәү районындагы «2 нче лицей-интернат» муниципаль белем бирү учреждениесендә «Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен «Балалар белән эшләүнең стандарт булмаган рәвешләре» темасына семинар үткәрелде.

Семинарда катнашучылар хәзерге заман яшүсмерләренең психологик үзенчәлекләре турында мини-лекция тыңладылар (Башлай Э.Х.), тормыштан алынган үрнәкләрне (Мирсаитов Н.Г.), яшүсмерләр белән тәрбия эшендә социаль реклама һәм кыйммәткә ия роликлар (Колесников Д.П.) куллану буенча мастер-классларда катнаштылар, тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары белән эшләү үзенчәлекләрен белделәр (Гайнуллин Г.С.).

Моннан тыш, тәрбияченең миссиясен аңлау, балалар белән аралашу күнекмәләрен үстерү (Хөсәенов А.Л.) һәм тайм-менеджмент (Шакирҗанова Э.Ф) буенча тренинглар үткәрелде.

Семинарның икенче көнендә катнашучылар тәҗрибәле хезмәттәшләре белән тәрбияләнүчеләр белән эшләүдә типик кейсларны карадылар (Ризатдинов А.Г.), үзләренең педагогик идеяләре һәм эшләнмәләре белән уртаклаштылар, яңа эшли башлаган тәрбиячеләр өчен өстәл китабын эшләүдә катнаштылар (Исмәгыйлев И.Ф.).

«Укытучы 2.0» федераль инновацион проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәрбияләнүчеләре тәүлек дәвамында булган Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары тәрбиячеләре өчен һөнәри үстерү буенча бу беренче белем бирү чарасы булды. Семинарда катнашучылар иң яхшы бәяләмәләр калдырдылар һәм мондый чараларны даими рәвештә ясарга тәкъдим иттеләр.

Фотогалерея