• Русский
  • Татарча

Алабуга муниципаль районында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының бишенче зона этабын ачу

«Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы бүген Татарстан Республикасының Алабуга районында дәвам итә. 2020 елның 3 февраленнән 4 февраленә кадәр Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Алабуга һәм Саба районнарыннан укытучылар, шул исәптән “Педагогик дебют” номинациясендә чыгыш ясаучы яшь педагоглар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтәчәкләр. Педагогларның чыгышларын югары квалификацияле белгечләр - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогика көллияте хезмәткәрләре һәм узган елгы конкурс финалистлары бәяләячәк.

Фотогалерея