• Русский
  • Татарча

"Неокитап" II Республика фәнни-гамәли конференциясе

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе укуга мотивацияне формалаштыру һәм үстерү, шулай ук Татарстан Республикасы укучылары арасында заманча әдәбиятны популярлаштыру кебек актуаль мәсьәләләргә багышланган "Неокитап" II Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Конференциянең максаты - яшь буынның укуга кызыксынуын активлаштыру, белем алучыларның да, шулай ук уку һәм өйрәнү өлкәсендә гомуми белем бирү учреждениеләре педагогларының да иҗади, танып белү һәм интеллектуаль инициативасын фәнни-тикшеренү, шул исәптән проект эшчәнлеге ярдәмендә заманча әдәбиятка җәлеп итү юлы белән актуальләштерү.

Конференциядә катнашу өчен гомуми белем бирү оешмаларының һәм өстәмә белем бирү оешмаларының (укытучылар-предметниклар, педагог-китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф бүлекләре методистлары һ.б.) педагоглары, 7-11 нче сыйныф укучылары чакырыла.
Конференция кысаларында түбәндәге номинацияләр буенча эшләр конкурсы уздырыла:

  1. Башлангыч һәм төп мәктәптә хәзерге заман әдәбияты (1985 елдан башлап): үзләштерүнең методик юллары (катнашучылар категориясе - педагогик хезмәткәрләр).
  2. Яшь буынны укырга җәлеп итү буенча эзлексез эшчәнлекнең роле (катнашучылар категориясе - педагогик хезмәткәрләр).
  3. Заманча әдәбият (1985 елдан башлап) һәм әдәби ситуация үзенчәлекләре: әдәби аспект (рус, татар, чит ил әдәбияты үрнәгендә) (катнашучылар категориясе - укучылар).
  4. Әдәби компаративистика: әдәбиятның хәзерге этапта (1985 елдан) үзара бәйләнеше (катнашучылар категориясе - укучылар).
  5. Заманча (1985 елдан) чит ил әдәбияты геройлары (катнашучылар категориясе - укучылар).
  6. Хәзерге заман (1985 елдан) татар әдәбиятының яшүсмернең дөньяга карашына йогынтысы: эзләнүләр, ачышлар, перспективалар (катнашучылар категориясе - педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар).
  7. Конференциянең тиешле тематикасына туры килә торган Буктрейлер яки кыска метражлы фильм (катнашучылар категориясе - педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар).
  8. Хәзерге заман (1985 елдан) рус, чит ил, татар әдәбияты әсәрләре буенча квест (катнашучылар категориясе - педагогик хезмәткәрләр һәм укучылар).
  9. "Мин - автор". Башлап язучы һәм шагыйрьләр конкурсы (катнашучылар категориясе - укучылар).

Гаризаларны бирү - 1 мартка кадәр.
Читтән торып этап, финалистларны билгеләү - 15 мартка кадәр.
Ачык этап, финалистларның эшләрен ачыктан-ачык яклау - 25 март.

Конкурста сайлап алуда катнашу өчен заявканы һәм конкурс эшен 2020 елның 1 мартына кадәр Конференция турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән форма һәм таләпләр нигезендә neokniga2018@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.



Өстәмә мәгълүматны җаваплы оештыручылардан алырга мөмкин:

  • Хаҗиева Елена Васильевна (ТР ИРО китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы), тел.236-56-33, 8-927-412-87-67, ibcirort@mail.ru
  • Голикова Гүзәл Әзһәр кызы (ТР ИРО лингвистик лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре), тел.238-02-24, 8-937-770-96-22
  • Сарбаева Наталья Павловна (Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының "Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе" МБОУ рус теле һәм әдәбияты укытучысы) тел.8-929-720-02-60