• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәктәпләре җитәкчеләре өчен укыту семинары

2016 елның 30 декабрендәге 1931/19 номерлы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган 2020 елга Дәүләт биреме нигезендә 23 гыйнварда “Биектау 1 нче урта мәктәбе” МББУ базасында Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәктәпләре җитәкчеләре өчен “Белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: контроль системасы (структура, эчтәлек, инструментарий)” темасына семинар үткәрелде. Семинар мәгариф белән идарә итү теориясе һәм практикасы кафедрасы (кафедра мөдире педагогика фәннәре кандидаты Идрисов И.Р.) тарафыннан оештырылды.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы мәгариф оешмаларының 60 җитәкчесе (мәктәп директорлары, мәктәп директорлары урынбасарлары, мәгариф бүлеге белгечләре) катнашты.

Семинарда белем бирүнең сыйфатын күтәрү механизмы буларак контроль-аналитик эшчәнлек, мәктәп процессларының үз-үзен бәяләве, белем бирү оешмасындагы арадаш аттестация, ООПны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту, белем бирү оешмасында ФГОСны, үз-үзеңне тикшерү процедурасын үткәрү алгоритмын исәпкә алып, заманча дәресне анализлау мәсьәләләре каралды.

Чара барышында дәресләрнең актив формалары: модельләштерү, практикум, кейс-технологияләр, практикум элементлары белән мини-лекция кулланылды.

Уку семинары кысаларында Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районының «1 нче лицей» МББУ (директор: С.Ю.Кудрявцева) вәкилләре чыгыш ясадылар, алар мәктәп эчендә контроль оештыру, ВСОКОны гамәлгә ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Фотогалерея