• Русский
  • Татарча

Республикада «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды

Иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, бүләкләү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, иң яхшы укытучыларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатларында бүген Арча муниципаль районында “Ел укытучысы-2020” Бөтенроссия конкурсының зона этабы башланды. Үз осталыкларын беренчеләрдән булып Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Балтач һәм Кукмара муниципаль районнарыннан конкурсантлары күрсәтә. Әлеге зонада конкурста катнашырга 18 педагог теләк белдерде.

Конкурста катнашучылар үз тәҗрибәләрен ике номинациядә - «Ел укытучысы» (педагогик стаж 5 елдан артык булу кирәк) һәм «Педагогик дебют» (педагогик стаж 3 елдан артык түгел) номинацияләрендә күрсәтәләр. Дәресләрдә һәм мастер-классларда укытучылар заманча технологияләрне, укыту методикасын ФГОС таләпләрен үтәп куллана белүләрен күрсәтәләр.

Конкурста җиңүгә ирешү юлында барлык укытучыларга уңышлар телик!

Фотогалерея