23 гыйнвар, 2020 - 16:38
2020 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты белән берлектә Татарстан Республикасы ата-аналар җәмәгатьчелеге һәм сыйныф җитәкчеләре өчен “Балага ничек бәхетле булырга ярдәм итәргә?” дигән темага вебинар үткәрә.
Онлайн-режимда тоташу 2020 елның 28 гыйнварында 15.00 сәгатьтән соң https://youtu.be/XJiVYi5x6mU сылтамасы буенча мөмкин булачак.
Вебинар темасына сорауларны lab.vospitan@gmail.com адресы буенча трансляциягә кадәр, шулай ук чара вакытында чатта җибәрергә мөмкин.