20 гыйнвар, 2020 - 10:53
Мөхтәрәм коллегалар!
ТР Мәгарифне үстерү институтының инновацион проектларына РФ Мәгърифәт министрлыгының федераль инновацион мәйданчыклары статусы бирелде (2019 елның 30 нчы декабреннән «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» 741 нче номерлы карар ):
- «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының санлы трансформациясе» - проектның актуальлеге белем бирүнең барлык дәрәҗәләрендә төп белем бирү мохитләрен цифрлы трансформацияләү шартларында педагог хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрүнең принципиаль яңа механизмын булдыру кирәклегенә бәйле..
- «Традицион мәдәният һәм белем бирү мохите» - проект Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар мәдәниятләре диалогына нигезләнгән полимәдәни белем бирү киңлеген булдыруга юнәлтелгән.