• Русский
  • Татарча

«Немец теле. Икенче чит тел», «Француз теле. Икенче чит тел» һөнәри яңадан әзерләү курслары

Хөрмәтле коллегалар!

"Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе 2020 елның 13 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр бюджет нигезендә «Немец теле. Икенче чит тел», «Француз теле. Икенче чит тел» һөнәри яңадан әзерләү курсларына гаризалар кабул итә. Уку сроклары: 2020 елның февраленнән алып июнь аена кадәр. Укыту формасы: көндезге - читтән торып уку.

Немец һәм француз телләре буенча дәресләрдә Сез сөйләм практикасы, коммуникатив грамматика, лингвострановедение, заманча белем бирү технологияләре, чит телләрне укытуның психологик-педагогик нигезләре һәм башка бик күп өлкәләрдә практик белемнәр алырсыз.

Алдан теркәлү кирәк: 238-02-24 яисә email: metodiro@mail.ru.

Төркем кураторы - Логинова Рәмзия Марат кызы.