• Русский
  • Татарча

Россиядә цифрлы грамоталылык һәм ИИ-компетенцияләр дәрәҗәсен бәяләү буенча «ЦифрАтест» бөтенроссия акциясе старт алды

Россиядә цифрлы грамоталылык һәм ИИ-компетенцияләр дәрәҗәсен бәяләү буенча «ЦифрАтест» бөтенроссия акциясе старт алды

2026 елның 9 нчы ноябреннән 13 декабренә кадәр Россиядә яшәүчеләр үзләренең цифрлы күнекмәләрен бушлай тикшерә, цифрлы компетенцияләр дәрәҗәсен, шулай ук ясалма фәһем өлкәсендәге күнекмәләрен белә алачак. «ЦифрАтест» (цифратест.рф) гражданнарга аларның цифрлы мохиттә никадәр ышанычлы ориентлашуын, заманча технологияләрдән файдалана, цифрлы куркынычсызлык кагыйдәләрен үти һәм көндәлек тормышта ясалма фәһем инструментларын куллана белүләрен бәяләргә ярдәм итә. 

Тест түләүсез, онлайн мөмкин, теркәлүне таләп итми һәм 20 минуттан да артык вакытны алмый. Катнашучыларга мәгълүмат белән эшләүне, цифрлы коммуникацияләрне, мәгълүмати һәм финанс иминлеген, шулай ук ясалма фәһемне куллануны да кертеп, цифрлы грамоталылыкның төп юнәлешләре буенча сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителә. 

Тестны цифратест.рф сайтында узарга мөмкин.