
Педагогик хезмәткәрләрнең «Кыйммәткә юнәлтелгән белем: нәтиҗәле практикалар» республика методик эшләнмәләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс нәтиҗәләре белән ТР Мәгарифне үстерү институтының 2026 елның 23 нче ноябренән, 455 нче номерлы боерыгына кушымтада танышырга мөмкин.
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз!
Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, ә катнашучыларга сертификатлар тапшырыла. Конкурста катнашу турында дипломнарны һәм сертификатларны https://cloud.mail.ru/public/i3T2/SwZeCywrX сылтамасы буенча күчереп алырга мөмкин. Игътибар итегез, барлык бүләкләү материаллары гаризаларда күрсәтелгән мәгълүматлар буенча тутырылган.
Методик эшләнмәләрне тәкъдим ителгән критерийлар нигезендә рәсмиләштерүгә җитди һәм җаваплы караган авторларга рәхмәт белдерәбез.


