
20 нче ноябрьдә ТР Мәгарифне үстерү институтында тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары өчен «Законны белүдән — җаваплы тәртипкә: дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә хокукый грамоталылыкны формалаштыру методикасына» икенче уку семинары узды. Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Балачак унъеллыгы» планы кысаларында үткәрелде.
Семинар программасында балигъ булмаганнарның хокукый культурасын формалаштыру темалары актуальләштерелде, ситуатив бурычларны хәл итү буенча методик эшләнмәләр гомумиләштерелде, аларда хокуксыз тәртип ситуацияләре һәм аны профилактикалау ысуллары модельләштерелде. Укытучылар алдында заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирүнең эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы, отставкадагы милиция полковнигы Э.Я. Латыйпов, заманча белем бирү технологияләре һәм белем бирүнең эчтәлеген проектлау кафедрасы доценты В.А. Саяпин чыгыш ясадылар, алар гомуми белем бирүнең белем бирү программаларын гамәлгә ашыру контекстында хокукый грамоталылыкны формалаштыру практикасына заманча методик алымнар тәкъдим иттеләр. 35 ел дәвамында институтта тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының квалификациясен күтәрүне җитәкләгән ТР Мәгарифне үстерү институтының мактаулы остазы И.М. Фокееваның чыгышы җанлы реакция тудырды.
Куелган мәсьәләләр буенча фикер алышу барышында семинарда катнашучылар укучыларның мәктәптә белем алу процессында барлыкка килә торган хокукый грамоталылыгының характеры турында гомуми күзаллау чыгардылар һәм әлеге белем бирү өлкәсен үзләштерү юлы белән хәл итеп була торган педагогик бурычларны формалаштырдылар.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары, үзләренең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү контекстында, укытыла торган фәннәрнең дидактик потенциалын файдаланып, мөһим метапредметик һәм шәхси белем бирү нәтиҗәләрен формалаштыру буенча уку эшенең заманча методикаларын үзләштерү мөмкинлегенә ия булдылар. Эш азагында укытучылар әлеге проблемага төбәк профессиональ бергәлеге дәрәҗәсендә игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.







