20 ноябрь, 2026 - 11:32

17 нче ноябрьдә Мәскәүдә RuCode-2026 премиясен тапшыру тантанасы булды.
МФТИ тарафыннан RuCode Бөтенроссия фестивале кысаларында гамәлгә куелган бүләк ясалма фәһем технологияләрен кулланылышка кертү һәм популярлаштыру өлкәсендә лидерларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее экспертларның югары бәясен алды һәм «ИИ киңлек» номинациясендә «Фокус24» проекты белән дипломант булды.
Бу белем бирү процессына экспериментлар ясаудан һәм алдынгы технологияләрне кулланылышка кертүдән курыкмаган укытучыларыбыз һәм остазларыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.




