
«Халыкның чын көче – бердәмлектә, мәхәббәттә һәм татулыкта» темасына «Неокнига» секциясенең төп турына узган катнашучылар исемлеген тәкъдим итәбеә (Л.Н. Толстой исемендәге мәктәп укучыларының XXIV республика фәнни-гамәли конференциясе кысаларында).
Игътибар итегез, секция эше турындагы Нигезләмә нигезендә кайбер эшләр башка номинацияләргә күчерелде.
МАКС платформасында видеоконференцэлемтә режимындагы юнәлешләр буенча яклау 2026 елның 26, 27, 30 нчы ноябрендә 13.00 сәгатьтән ТР Мәгарифне үстерү институты базасында узачак.
Һәр номинациядә катнашучыларның чыгышы төп тур исемлеге буенча узачак. Беренчеләрдән булып укучылар, аннан соң педагогик хезмәткәрләр чыгыш ясый.
Чыгыш өчен регламент – 5 минутка кадәр, аның дәвамында катнашучы үз эшенең яки проектының асылын кыскача һәм төгәл итеп бәян итә белүен, шулай ук үз әсәрен, яисә аеруча әһәмиятле өзекне («Бәяләмәләр һәм рецензияләр конкурсы» һәм «Мин-автор» номинацияләре өчен) сәнгатьле укуын күрсәтә. Доклад нәтиҗәләре буенча эш барышында 3 минутка кадәр фикер алышырга мөмкин.
Һәр катнашучы (катнашучының җитәкчесе) МАКС платформасындагы чыгышына өстәмә материалларны (презентацияләр, видео, интернет-ресурслар һ.б.) мөстәкыйль рәвештә күрсәтә! Сезнең җиһазларның техник мөмкинлекләрен алдан тикшерүегез сорала.
Төп турда яклауга тоташу өчен сылтама конкурсантларга гаризаларда күрсәтелгән электрон почтага җибәреләчәк.
Номинацияләрнең эш расписаниесе:
26 ноября 13.00 (мск)
Игътибар! Ике номинация якланачак:
«Хәзерге заман әдәбиятына (2000 елдан) бәяләмәләр һәм рецензияләр конкурсы» номинациясе.
Катнашучылар категориясе: укучылар, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары.
«Мин – автор» номинациясе. 2028 елда Л. Н. Толстойның тууына 200 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында проза һәм шигъри әсәрләр авторлары конкурсы.
Катнашучылар категориясе: 1) укучылар, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
27 нче ноябрь 13.00 (мск)
Игътибар! Ике номинация якланачак:
«Хәзерге заман авторларының һәм/яки хәзерге заман (2000 елдан башлап) китапларының анонслары (фәнни-тикшеренү, иҗади эшләр, буклет, скрайбинг, менталь карталар, интерактив презентацияләр, лэпбук, белем бирү квесты, чаралар эшләнмәләре, проектлар һ.б.)» номинациясе.
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
«Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы әзерләгән патриотик юнәлештәге сыйныфтан тыш уку исемлегенә туры килә торган заманча язучыларның әсәрләрен кулланып дәресләрне һәм сыйныфтан тыш чараларны (әдәби кунак бүлмәсе, тематик кичә, фестиваль, конференция һ.б.) методик эшләү (кушымтада 14.08.2025 исемлеге)» номинациясе.
Катнашучылар категориясе: педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
30 нчы ноябрь 13.00 (мск)
Игътибар! Ике номинация якланачак:
«Буктрейлер яки секция тематикасына туры килә торган кыска метражлы фильм» номинациясе.
Катнашучылар категориясе: 1) укучылар, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
«Китап белән эшләүнең виртуаль формасы (ясалма фәһем инструментларын куллану, флешбук, веб-квест, виртуаль укучылар көндәлеге, виртуаль викторина, виртуаль күргәзмә, виртуаль конкурс, виртуаль экскурсия, социаль челтәрләрдә Россия Федерациясе территориясендә тыелмаган видеоролик)» номинациясе.
Катнашучылар категориясе: 1) укучылар, педагогик югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары; 2) педагогик хезмәткәрләр, китапханәчеләр.
Үзгәрешләрне ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында карап барыгыз.
Әлеге мәгълүмат «Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе» сайтында кабатлана.
Өстәмә мәгълүматны җаваплы оештыручылардан алырга мөмкин:
- Хаҗиева Елена Васильевна, ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире;
- Сәйфиева Ольга Валентиновна, ТР Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмати тәэмин итү секторы белгече;
- Сарбаева Наталья Павловна, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының «Куралово урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.
Элемтәләр: тел. 8(843) 236-56-33, ibcirort@mail.ru


