• Русский
  • Татарча

ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы булды

«Педагогларга өстәмә һөнәри белем бирүнең цифрлы трансформациясе турында» темасына төп доклад белән Нугуманова Людмила Николаевна чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең укыту-методик эш буенча проректоры Сагеева Гөлнара Хәниф кызының, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Яковенко Татьяна Владимировнаның 2019 елда дәүләт биремен үтәү һәм 2020 елга институтның дәүләт биреме проекты турында хисаплары тыңланды.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе базасында эшли торган «Педагогик һәм җитәкче кадрлар остазлыгын оештыруның төбәк системасы» РАО инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге буенча хисап белән институтның галим сәркатибе Шәйхетдинова Галия Айрат кызы чыгыш ясады.