10 ноябрь, 2026 - 14:02

2026 елның 5 нче ноябрендә остаз компетенцияләрен үстерү үзәге кысаларында «Заманча мәгариф системасының аерылгысыз компоненты буларак остазлык» республика коворкингы узды. Чара Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының «Макыл урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында педагогик хезмәткәрләр өчен үткәрелде.
Коворкингта 90 кеше катнашты. Чараны уздыруның максаты – укытучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерү. Коворкинг кысаларында конфликтлар белән идарә итү буенча тренинг үткәрелде, моннан тыш катнашучыларга эшләү өчен яңа кораллар тәкъдим ителде. Барлык катнашучы педагоглар да мондый чараларга ихтыяҗ һәм кызыксыну зур булуын билгеләп үттеләр. Коворкинг ачык диалог һәм идеяләр алмашу өчен мәйданчык булды.








