
«Баланы үстерү, сәламәтлек һәм адаптацияләү институты» ФДБФУ 2026 елның 5 нче ноябрендә «Озайтылган көн төркемнәрен үстерү: проблемалар, иң яхшы практикалар һәм перспективалар» проблемасы буенча түгәрәк өстәл үткәрде, анда Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре – озайтылган көн төркемнәре (ГПД) мониторингында катнашучылар (2026 ел), мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, белем бирү оешмалары җитәкчеләре, озайтылган көн төркемнәре тәрбиячеләре һәм әйдәп баручы экспертлар катнашты.
Түгәрәк өстәл кысаларында озайтылган көн төркемнәрен оештыру һәм эшләү өлкәсендә ачыкланган проблемаларны һәм аларны хәл итү юллары буенча иҗтимагый-һөнәри фикер алышу үткәрелде.
Спикерлар чыгышларында озайтылган көн төркемнәре (2026) мониторингы нәтиҗәләре һәм иң яхшы төбәк тәҗрибәләре тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы тәҗрибәсен ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдир вазыйфаларын башкаручы Гөлназ Рәшит кызы Хәмитова тәкъдим итте. «Озайтылган көн төркеме: башлангыч мәктәп укучысының үсеш мөмкинлекләре» темасына чыгышында ул катнашучыларның игътибарын озайтылган көн төркемнәре пространствосын бала өчен мөһим вакыйгалар белән тутырырга кирәклегенә юнәлтте.
Дискуссия кысаларында экспертлар озайтылган көн төркемнәре бүген гадәти «күзәтү һәм карау»дан тулы белем бирү һәм тәрбия киңлегенә трансформалаша (үзгәрә) дигән фикергә килделәр.




