• Русский
  • Татарча

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады

«Белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады

2026 елның 3 нче ноябрендә белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе буларак Digital» россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе үз эшен тәмамлады. Мәгарифтә цифрлы трансформация трендлары турында фикер алышу өчен мөһим мәйданчык булган чара Kazan Digital Week-2026 Халыкара форумы кысаларында узды. Конференцияне Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырды.

Чарада 500дән артык белгеч катнашты: мәгариф белән идарә итү органнары вәкилләре, укытучылар, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, галимнәр, шулай ук Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан килгән студентлар һәм аспирантлар. Секцияләрдә 60тан артык катнашучы докладлар белән чыгыш ясады, читтән торып катнашулар саны (конференция нәтиҗәләре буенча җыентыкта мәкалә бастыру) – 40тан артык эш. 

Конференциянең проблемалы кыры цифрлы трансформациянең мөһим мәсьәләләрен колачлады – технологияләр  һәм педагогик кыйммәтләр арасында баланс эзләүдән алып цифрлы тигезсезлекне җиңүгә һәм мәгариф мохитенең куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кадәр.

Катнашучылар укытучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерүгә аерым игътибар бирделәр: цифрлы инструментларны тиз яңарту шартларында өзлексез һөнәри үсешнең системалы модельләрен төзү мөһим.

Конференция барышында белем бирүнең төрле дәрәҗәләрендә — мәктәпкәчә яшьтән алып югары дәрәҗәгә кадәр тикшеренү нәтиҗәләре, проектлар һәм ІТ кулланып хәл итү юлларын гамәлгә кертүнең уңышлы практикалары тәкъдим ителде. 

Практикага юнәлтелгән формат катнашучыларга тәҗрибә уртаклашырга гына түгел, ә алга таба эшләү өчен уртак юнәлешләр билгеләү мөмкинлеген дә бирде.

Экспертлар белем бирү киңлегенең яңа фәлсәфәсе нигезенә нәкъ менә технологик җиһазланыш һәм яңадан уйланган педагогик алымнар синтезы әверелә дигән фикердә килештеләр. 

Конференция мәгарифне цифрлы үстерү өлкәсендә фән, практика һәм идарә диалогы өчен әһәмиятле мәйданчык буларак үзенең ролен раслады. 

Конференциянең пленар утырышы язмасына сылтама: https://vk.ru/iro_116?z=video-137403684_456239154

Фотогалерея: