• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы вузлары ректорлары белән ел саен үткәрелә торган очрашуы узды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николай кызы Нугуманова республика академик җәмгыятенең Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов белән очрашуында катнашты. Татарстан Республикасы вузлары ректорлары белән очрашу 2019 елның 23 декабре көнне Татарстан Рсепубликасы Хөкүмәт йортында үтте.

Көн тәртибендә ике мәсьәлә күтәрелгән иде.

«Бүген без традиция буенча үтеп барган елда эшләнгән эшләргә нәтиҗәләр ясарга, киләсе елга палннар корырга җыелдык.», - диде Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачып җибәреп.

Татарстан Президенты аеруча республиканың фән-мәгариф потенциалын билгеләп үтте. Мисал өчен, мәгариф эшчәнлеген, фәнни эзләнүләр һәм тикшеренүләрне республикада 19 меңнән артык укытучы һәм фәнни хезмәткәр алып бара. Бу - гаять зур армия, республикабызның интеллектуаль потенциалы, дип ассызыклады Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

Ул шулай ук вузлар өчен яхшы инфраструктура - тикшеренү лабораторияләре, класслар, фән-мәгариф үзәкләре булдырылганын искә алды. Бүгенге көндә әйдәп баручы вузлар тирәсендә 130 кече фәнни оешмалар булдырылган. Аларның күпчелеге федераль һәм ике фәнни-тикшеренү университетларында төзелгән.

КФУның ТОП-100 халыкара рейтингка эләгүен Рөстәм Миңнеханов зур уңышка ирешү дип атады.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика вузларына «Мәгариф» һәм «Фән» милли проектларын гамәлгә ашыруда катнашырга кирәк.

Фән һәм мәгарифтән кала вузлар яшьләрне тәрбияләүгә, шул исәптән патриотик тәрбиягә дә зур игътибар бирергә тиешләр, дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Очрашу барышында шулай ук мәгариф системасын модернизацияләүгә, яшьләр белән эшкә, Татарстан Республикасы вузларының материаль-техник базасын ныгытуга кагылышлы темалар да каралды.

Татарстан Республикасы Президенты һәм Казан федераль университетының рәсми сайтлары материаллары буенча
Фото Татарстан Республикасы Президентының рәсми сайтыннан алынды

Фотогалерея