• Русский
  • Татарча

«Мәгариф оешмасында тәрбия эшчәнлеген оештыру: тәрбия һәм балалар эшләре буенча директор киңәшчесе эшендә технологияләр һәм инструментлар» программасы буенча укытуны тәмамлау

«Мәгариф оешмасында тәрбия эшчәнлеген оештыру: тәрбия һәм балалар эшләре буенча директор киңәшчесе эшендә технологияләр һәм инструментлар» программасы буенча укытуны тәмамлау

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән төзелгән килешүне үтәү кысаларында 2026 елның 6 нчы октябреннән 23 октябренә кадәр тәрбия һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе (кураторы – М.Р. Шәехов) тарафыннан «Мәгариф оешмасында тәрбия эшчәнлеген оештыру: тәрбия буенча директор киңәшчесе һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек итү буенча эшчәнлегендә технологияләр һәм инструментлар» өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү укулары үткәрелде.

Уку барышында тәрбия буенча директор киңәшчесе эшчәнлегенең төрле аспектлары каралды: норматив-хокукый нигезләр, социаль активлык һәм гамәли патриотизм тәҗрибәсен формалаштыруның практик инструментлары, ата-аналарның инициативаларын хуплау һәм укучыларның сәләтләрен, талантларын үстерү технологияләре, «Белем» Россия җәмгыяте һәм «Юнармия» хәрәкәте белән хезмәттәшлек, балаларны һәм яшьләрне ныклы гаилә кыйммәтләренә җәлеп итү, грант эшчәнлеге нигезләре, педагоглар һәм мәгариф оешмасы администрациясе, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар белән хезмәттәшлек һ.б.

Лекторлар сыйфатында «Россия балалар-яшүсмерләр үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең ресурс үзәге белгечләре чакырылды: Алексей Михайл улы Зиновьев, Лилиана Рәшид кызы Вәлиева, Дарья Алексей кызы Батанова, Элина Сәлим кызы Харитонова. Шулай ук үз тәҗрибәләре һәм белемнәре белән «Татарстан яшьләре» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адилә Айрат кызы Фәттахова, «РЦВР» өстәмә белем бирү дәүләт бюджет учреждениесе директоры Олеся Александр кызы Нестерова, Казан шәһәренең «В.А. Григорьев исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 81 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе директоры Антонина Алексей кызы Ярцева, «ТИСБИ» идарәсе проректоры Анна Михаил кызы Найда, «Белем» Россия җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы менеджеры Алина Вадим кызы Хадеева уртаклашты.

Укуның көндезге этабында тыңлаучылар Казан шәһәренең «179 нчы гимназия – мәгариф үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә тәрбия эшен оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар. Бай эчтәлекле программа кысаларында директор киңәшчеләре балалар инициативалары үзәгендә, балалар иҗтимагый берләшмәләре күргәзмәсендә булдылар, «Россия бөркетчекләре» хәрәкәтенә кабул итү тантанасында катнаштылар, «Еллар аша» мәктәп музеен карадылар, практик кейслар чиштеләр һәм гимназиядә тәрбия эшенең төп юнәлешләре белән таныштылар. Шулай ук катнашучылар гимназия буйлап экскурсиядә булдылар һәм аның үзенчәлекле рекреацияләрен күрделәр.
Гимназиядә узган стажировка турында видеороликны түбәндәге сылтама аша карарга мөмкин: https://vkvideo.ru/video-104620367_456239975.

Программаны тыңлаучылар үткәрелгән укуга уңай бәя бирделәр һәм киләчәктә дә үзара хезмәттәшлекне дәвам итәргә теләк белдерделәр.

Фотогалерея: