
2026 елның 12 нче октябреннән 23 нче октябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге тарафыннан Татарстан Республикасы мәктәп директорлары һәм директор урынбасарлары өчен «Кадрлар белән эшләү. Мәктәптә укытучыларның шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү белән идарә итү» темасы буенча җитәкчеләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (куратор — Людмила Виктор кызы Комиссарова, һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре).
Квалификация күтәрү программасы кысаларында кадрлар белән эшләүнең яңа формалары тәкъдим ителде: педагогик хезмәткәрләр белән эшләүгә кагылышлы норматив-хокукый документларны өйрәнү буенча теоретик дәресләрне дә, укытучыларның һөнәри компетенцияләрен үстерүнең заманча технологияләрен үз эченә алган практик блокны да колачлады. «Лидерлык», «Командада эшләү», «Нәтиҗәгә юнәлеш тоту», «Планлаштыру», «Конфликтлар белән идарә итү», «Тәнкыйди фикерләү» һөнәри компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән тренинглар үткәрелде.
Һөнәри компетенцияләрне даими яңарту педагогик коллективларга заманча чакыруларга уңышлы җавап бирергә, үсеп килүче буынга сыйфатлы тәрбия бирүне тәэмин итәргә һәм укыту-тәрбия процессында югары нәтиҗәләргә ирешүгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.
Уку йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.
Тыңлаучылар квалификация күтәрү программасын югары һөнәри дәрәҗәдә гамәлгә ашырганнары өчен укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.







