
2026 елның 22 нче октябрендә Казанда «Цифрлы мохиттә остазлык һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге» темасына Бөтенроссия остаз- мәгърифәтчеләр җәмгыятенең II төбәк слёты узды. Чара «Мәгарифтә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» Бөтенроссия конференциясе кысаларында ике мәйданчыкта — Укытучылар йортында һәм 146 нчы «Ресурс» лицеенда үткәрелде.
Слёт эшендә социаль челтәрләрдә үзләренең һөнәри блогларын һәм сәхифәләрен актив алып баручы 140 тан артык укытучы катнашты. Программа пленар утырышны, мастер-классларны һәм гамәли остаханәләрне үз эченә алды.
Слётны ачу тантанасы мәртәбәле кунакларның сәламләү сүзләре белән башланып китте:
- Ю.Ю. Малышевская — Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыяте координаторы (видеобәйләнеш форматында);
- А.Р. Чернецков — Бөтенроссия остаз- мәгърифәтчеләр җәмгыятенең Үзәк федераль округ буенча федераль координаторы (видеобәйләнеш форматында);
- Л.П. Шәмсетдинова — Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры;
- И.Н. Проценко — Мәгариф хезмәткәрләренең республика профсоюз оешмасы рәисе.
Слёт кысаларында әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясады.
- Л.П. Казанцева Бөтенроссия остаз-мәгърифәтчеләр җәмгыятенең төп идеяләре һәм эшчәнлек юнәлешләре белән таныштырды.
- «Машук белем үзәге»нең цифрлы укыту идарәсе җитәкчесе П.Ю. Зуев «Цифрлы тәрбияви мохит» темасына доклад тәкъдим итте.
- 146 нчы «Ресурс» лицееның директоры Д.С. Кәримова «Заманча укытучы имиджы: стереотипларны җимерәбез, үзебезне яңа образда сынап карыйбыз» дигән мастер-класс үткәрде.
Слётның гамәли өлешендә түбәндәге остаханәләр эшләде:
- «Цифрлы дөньяда яшь педагог»;
- «Укытучы-мәгърифәтчеләрнең медиаконтенты: идеядан алып публикациягә кадәр»;
- «Бәхетле остазлар шәһәре».
Слёт һөнәри аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм цифрлы мохиттә остазлыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу өчен нәтиҗәле мәйданчык булды.









