• Русский
  • Татарча

«Мәктәптә үзгәрешләр белән идарә итү. Педагогик коллективның үзгәрешләрне кабул итүе» республика семинары

«Мәктәптә үзгәрешләр белән идарә итү. Педагогик коллективның үзгәрешләрне кабул итүе» республика семинары

2026 елның 20 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында, Татарстан Республикасы мәгариф нәтиҗәләре түбән булган мәктәпләрнең директорлары һәм директор урынбасарлары өчен, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «Базарлы Матак гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Мәктәптә үзгәрешләр белән идарә итү. Педагогик коллективның үзгәрешләрне кабул итүе» темасына республика семинары үткәрелде.

Семинар кысаларында үзгәрешләр кертү шартларында мәгариф оешмасы белән идарә итү, инновацияләрне гамәлгә ашырганда педагогларны мотивацияләү һәм эшчәнлеккә җәлеп итү мәсьәләләре каралды, педагогик коллектив белән эшләү өчен инструментлар тәкъдим ителде. Семинар программасы «Теориядән практикага» принцибы нигезендә төзелде һәм эчтәлекле ике блоктан торды:

1. Методик блок: тәҗрибә һәм стратегия. Бу блокта катнашучылар гимназиянең уңышлы үсеш моделе, шулай ук үзгәрешләр белән идарә итүдә коллектив белән эшләү принциплары белән таныштылар.

2. «Инструментларны кулга» практик юнәлеше  блогы гамәли характерда иде, аның кысаларында катнашучылар интерактив мәйданчыкларда конкрет күнекмәләрне  камилләштерү мөмкинлеге (эшли) алдылар.

Семинар алдынгы тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Йомгак ясаганда, катнашучылар чара барышында алган белемнәрнең югары гамәли әһәмияткә ия булуын бертавыштан билгеләп үттеләр һәм күрсәтелгән методик ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: