• Русский
  • Татарча

«Кыйммәтләргә юнәлтелгән белем бирү: нәтиҗәле практикалар» методик эшләнмәләр республика конкурсы

«Кыйммәтләргә юнәлтелгән белем бирү: нәтиҗәле практикалар» методик эшләнмәләр республика конкурсы

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты педагогик хезмәткәрләр өчен «Кыйммәтләргә юнәлтелгән белем бирү: нәтиҗәле практикалар» методик эшләнмәләр республика конкурсының үткәрү срокларын 2026 елның 1 нче  ноябренә кадәр озайтуы турында хәбәр итә.

Конкурста Татарстан Республикасының мәктәпкәчә, гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен һәм җитәкчеләрен катнашырга чакырабыз.

Конкурста катнашу өчен гариза тутырырга һәм методик эшләнмәне түбәндәге сылтама буенча беркетергә кирәк: https://forms.yandex.ru/u/6ab7600449af47a5f7c00fe7.

Аңлатмалар һәм консультацияләр lab.vosp@yandex.ru электрон почта адресы һәм нигезләмәдә күрсәтелгән телефоннар буенча алып барыла, нигезләмәне «Грантлар һәм конкурслар» бүлегеннән йөкләп алырга мөмкин.