• Русский
  • Татарча

«Сәлам!» укыту-методик комплексын кулланып рус телле 4-5 сыйныф укучыларына татар телен укыту үзенчәлекләре» шәһәр семинары

2019 елның 19 декабре көнне «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч урта гомуми белем бирү белән татар теле һәм әдәбияты кафедралары Казан шәһәре Совет районының «8 нче гимназия – Мәгариф үзәге» базасында 4-5 классларда «Сәлам!» укыту-методик комплексы белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «"Сәлам!" укыту-методик комплексын кулланып рус телле 4-5 сыйныф укучыларына татар телен укыту үзенчәлекләре» дип исемләнгән шәһәр семинарын үткәрделәр.

Семинар эшендә мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты З.И. Җамалетдинова, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Л.Г. Гыйләҗева, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе методисты Р.К.Зиннәтуллин, «Сәлам!» укыту-методик комплекты авторлары, «Сәлам!» укыту-методик комплексын апробацияләүдә катнашучы укытучылар, татар теле укытучыларының методик берләшмәләре җитәкчеләре һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Семинарда түбәндәге сораулар каралды:

  • «Сәлам!» УМК эчтәлеге;
  • коммуникатив күнекмәләрне үстерү буларак татар теле дәресләрендә дидактик уеннар;
  • татар теле дәресләрендә яңа лексика кертүнең заманча алымнары.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре тарафыннан татар телен һәм әдәбиятын укытуны фәнни-методик яктан алып бару буенча методик эш алып барылды.

«Сәлам!» укыту-методик комплектының авторлары Р.Ф. Бәхтиев, Н.И. Карпухина, Х.Х. Хөснетдинова һәм Г.Р. Гарипова һәм аны апробацияләүдә катнашучылар тарафыннан интерактив белем бирү методларын кулланып мастер-класслар үткәрелде.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе Казан шәһәре Совет районының «8 нче гимназия – Мәгариф үзәге» директоры Пичугина Марина Вавиловнага әлеге шәһәр семинарын үткәрүдә ярдәм иткәне өчен олы рәхмәтен белдерә.

Фотогалерея