• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Башлангыч сыйныф укытучылары квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2026 елның 6 нчы октябреннән 15 нче октябренә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем биръ учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч гомуми белем бирүнең төп белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүне бәяләү системасының үзенчәлекләре» дигән педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (куратор – мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты Замалетдинова Зальфира Исхак кызы).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч гомуми белем бирүнең федераль төп белем бирү программасын үзләштерүнең планлаштырылган нәтиҗәләрен бәяләү үзенчәлекләре, укучыларның казанышларын контрольдә тоту һәм бәяләү процессын психологик-педагогик яктан тәэмин итү, дәрестә контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыру, башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүне бәяләү һәм башка мәсьәләләр каралды.

Стажировка Казан шәһәренең Совет районындагы «183 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында узды. Уку йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар квалификация күтәрү программасын югары һөнәри дәрәҗәдә гамәлгә ашырганнары өчен укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: