
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында ТР Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү системасы ветераннары белән тантаналы очрашу оештырды һәм үткәрде. «Үткәннән киләчәккә» дип исемләнгән бәйрәм очрашуы Татарстан Республикасы Милли музеенда узды.
Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Заһри кызы Закирова һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Йолдыз Шамил кызы Хисамиева чыгыш ясадылар.
Ветераннар өчен туган як тарихына һәм мәдәниятенә багышланган экскурсия, шулай ук концерт программасы оештырылды. Җыр-бию номерлары беркемне дә битараф калдырмады. Бәйрәм дәвамында залда җылы мөнәсәбәт, игелек һәм ихлас рәхмәт хисләре хакимлек итте.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында күп еллар хезмәт куйган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар арасында Рашидә Абдрахман кызы Борһанова, Роза Иван кызы Исаева, Резедә Камил кызы Шәехова һәм башкалар бар иде. Үз чиратында, ветераннар күңелләрендә сакланган җылы истәлекләре белән уртаклаштылар, акыллы киңәшләрен бирделәр һәм, әлбәттә, үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик нык тәэсирләнделәр.
Бу көн буыннар арасындагы өзелмәс бәйләнешнең символына әверелде, республикабызда мәктәпкәчә белем бирү системасына нигез салган шәхесләргә хөрмәт күрсәтү чарасы булды һәм бүген аларның игелекле эшен дәвам итүчеләр өчен илһам чыганагына әйләнде.







