"Авыл укытучысы"

"Авыл укытучысы" бәйгесендә жюри
Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә «Авыл укытучысы-2017» конкурсының III финал өлеше тәмамланды.

3 этапка узган 9 укытучы да эчтәлекле, кызык, заманча дәресләр күрсәтте. Җиңүчеләр арасында баллар аермасы бик аз булу да конкурсантларның бик көчле булуларын исбатлый.

Мәртәбәле жюри составына ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгарифне үстерү институтыннан Рәсимә Равил кызы белән Марат Рәшгит улы, «Мәгариф» журналы хезмәткәрләре, »Авыл укытучысы» һәм «Ел укытучысы» конкурсларында җиңүче мөгаллимнәр кергән иде.

Тулырак мәгълүмат - журналның рәсми сайтында: http://magarif-uku.ru/avyl-ukytuchysy-2017-konkursynyn-jinu/

Фотогалерея