Казанда В.Н.Мещерякова авторлык программасы нигезендә курслар

3-7 июль көннәрендә Казанның 85нче мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен курслар бара. Биредә Казаннан 70, Яшел Үзәннән 20, Лаеш һәм Югары Ослан районнарыннан 5әр укытучы катнаша. Әлеге 100 укытучы яңа уку елыннан беренче сыйныфларда В.Н.Мещерякова системасы буенча рус төркемнәрендә эшләячәк. Биш көнлек уку барышында укытучылар татар телен дәүләт теле буларак укыту методикасын өйрәнә.

Үткән атнада Чаллының 37нче мәктәп базасында да Чаллы, Әлмәт, Түбән Камадан 100 укытучы әлеге программа буенча курслар узган иде.

Узган ел көзен Казанда нәкъ 100 укытучыга мондый укулар оештырылган иде. Укытучылар уку елы барышында атналык семинарларда катнашты, дәресләр анализлады, ачык дәресләр күрсәтте. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга тьютор дәрәҗәсе бирелде. Алар быелгы уку барышында үзләре үк укытучыларга булышалар, мастер класслар уздыралар.

Фотогалерея