Милли мәгарифне үстерү буенча әңгәмә

26 һәм 28 июньдә Мәгарифне үстерү институтының бинасында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә республиканың барлык муниципаль берәмлекләренең мәгариф идарәсе вәкилләре белән әңгәмә үткәрелде. Мәгариф идарәсенең милли эшләр өчен җаваплы җитәкче урынбасарлары һәм методистлары Милли мәгарифне үстерү концепциясен гамәлгә ашыру юнәлешендә башкарылган чаралар һәм алга таба туган телдә белем һәм тәрбия бирү оешмалары челтәрен үстерү буенча “юл карталарын” якладылар.

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Мөхммәтев И.Р., Мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Исмәгыйлева Г.Х., Мәгариф бүлеге җитәкчесе Шәрипова А.С., Мәгарифне үстерү институтының Татар телен һәм әдәбиятын укыту кафедрасының җитәкчесе Шәмсетдинова Р.Р. белән доценты Лотфуллин М.В., Милли мәгариф лабораториясе җитәкчесе Шәехов М.Р. белән әйдәп баручы белгече Шакирова Г.М. һәм башкалардан торган комиссия әлеге чыгышларга тиешле бәя бирде, үз тәкъдимнәрен кертте һәм алга таба башкарасы максатларны билгеләде.