Мөгаллимлек аланы

Бүген Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты тарафыннан республиканың югары уку йортларында педагогик белем алучы 3-4 курс студентлары (стипендиатлар) өчен оештырылган «Балкыш» җәйгелагере ачылды. 27 июньнән 30 нчы июньгә кадәр эшләячәк лагерьне ачу тантанасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы, Мөхәммәтшина Җәүһәр Габделхай кызы, Мәгарифне үстерү институты галимнәре Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы, Исмәгыйлева Роза Равил кызы, Арча муниципаль районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, Арча муниципаль районы Мәгариф идарәсе башлыгы Ибраһимов Алмаз Ринат улы катнашты. Кунаклар милли мәгарифне үстерәчәк яшьләргә зур өметләр белән карауларын әйттеләр, ышаныч белдерделәр һәм лагерь эшенең нәтиҗәле булуын теләделәр. Арча педагогия көллияте студентлары әзерләгән концерт номерлары бәйрәмгә күтәренке рух өстәде.Тантана лагерьның гимны булачак “Татар яшьләре” җыры белән тәмамланды.

Перевод.

На базе Арского педагогического колледңа им. Г. Тукая при содействии МОиН РТ, ИРО РТ открыт летний лагерь «Балкыш» для будущих учителей-билингвалов из числа студентов 3-4 курса целевой(стипендиальной) подготовки педагогических кадров.

На церемонии открытия лагеря, который будет работать с 27 по 30 июня, участвовали сотрудники МОиН РТ Исмагилова ГульназХамзовна, Мухаметшина Завгар Габдулхаевна, сотрудники ГАОУ ДПО “Институт развития образования РТ” Шамсутдинова Расима Равилевна, Исмагилова Роза Равилевна, заместитель руководителя исполнительного комитета по социальным вопросам Арского муниципального района Гарифзянов Рамиль Илгизович, начальник Управления образования Арского муниципального района Ибрагимов Алмаз Ринатович. Гости поздравили студентов с началосм лагерной смены, выразили большую надежду в перспективной педагогической работе в области национального образования и пожелали успешной работы лагерю.

Концертные номера, подготовленные студентами Арского педагогического колледжа, придали особую торжественность празднику.

Торжественное открытие завершилось песней “Татар яшьләре”-гимном лагеря.

Фотогалерея