• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

Вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс турында игълан

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Мәгарифне үстерү институтының профессор-укытучылар составына караган педагогик хезмәткәрләре вакантлы вазыйфаларын биләүгә һәм институтның фәнни хезмәткәрләре вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан итә.

«Остазлык мәктәбе» яңалыклары

Хөрмәтле коллегалар, педагог-остазлар!

Сезне республика остазлык системасының оештыру-методик тәэмин ителешен камилләштерү һәм эшчәнлеген тәэмин итеп тору максатында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе анкетасын тутыруда катнашырга чакырабыз.
«Остазлык мәктәбе» электрон мәйданчыгындагы анкетаны 2020 елның 15 февраленә кадәр түбәндәге сылтама буенча күчеп тутыруыгызны сорыйбыз https://clck.ru/M7bjc.

Яшь педагоглар өчен дизайн-сессия («Укытучы 2.0» ФИМ)

2020 елның 29 гыйнварында «Иннополис Мәктәбе» ДАМУ базасында «Укытучы 2.0» федераль инновацион мәйданчыгы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Яшь педагоглар советы белән берлектә «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында педагогның һөнәри үсеше» темасына Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары яшь педагогларының дизайн-сессиясе үткәрелде.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы үткәрелде


31 гыйнварда ТР Мәгарифне үстерү институты Гыйльми советының чираттагы утырышы үткәрелде.
“2019 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының профессорлар-укытучылар составы тарафыннан уку йөкләнешен үтәү турында” дигән темага доклад белән Гафурова Гөлнара Идрис кызы чыгыш ясады.

Гыйльми советның 2019 елда эше турында Институтның гыйльми сәркатибе Шәйхетдинова Галия Айратовнаның хисабы тыңланды.

Алабуга муниципаль районында «Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының бишенче зона этабын ачу

«Ел укытучысы-2020» Бөтенроссия конкурсының зона этабы бүген Татарстан Республикасының Алабуга районында дәвам итә. 2020 елның 3 февраленнән 4 февраленә кадәр Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Алабуга һәм Саба районнарыннан укытучылар, шул исәптән “Педагогик дебют” номинациясендә чыгыш ясаучы яшь педагоглар дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтәчәкләр. Педагогларның чыгышларын югары квалификацияле белгечләр - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Казан педагогика көллияте хезмәткәрләре һәм узган елгы конкурс финалистлары бәяләячәк.

Мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен төбәкара семинар

2020 елның 29 гыйнварында мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагоглары һәм җитәкче хезмәткәрләре өчен «Мәктәпкәчә белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны позитив социальләштерүнең педагогик шартлары» юнәлеше буенча «Мозаичный парк» мәктәпкәчә белем бирүнең программа-методик комплексын кулланып эшләүне оештыру» темасына төбәкара семинар узды.

Рус теле буенча күчмә белем бирү семинары


2020 елның 31 гыйнварында Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының “Аерым предметларны тирәнтен өйрәнүче 9 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” МББУ базасында рус теле укытучылары өчен “Олимпиада биремнәренең үзенчәлеге һәм рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына әзерлек үзенчәлекләре” дип исемләнгән белем бирү семинары узды.

«Психологик-педагогик консилиумнар булдыру һәм аларның эшчәнлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре» республика семинары


2020 елның 30 гыйнварында «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы) белән берлектә мәгариф оешмасының психологик-педагогик консилиумы турындагы үрнәк нигезләмә нигезендә психологик-педагогик консилиумнар төзүнең һәм эшләүне тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре буенча республика семинары уздырдылар.

«Заманча дәрес - 2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Заманча дәрес - 2020» методик эшләнмәләр республика конкурсы (алга таба - Конкурс) башлану турында игълан итә.

Конкурста катнашу өчен 2020 елның 25 февраленә кадәр бирелгән сылтама буенча анкетаны тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5e2fcf84672fe702782b1d92/

«Цифрлы белем бирү мохите» методик семинары турында

Татарстан Республикасы Мәгариф үсеше институтының Дәүләт йөкләмәсе нигезендә 2020 елның 29 гыйнварында «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе базасында «Цифрлы белем бирү мохите» темасына методик семинар үткәрелде.
Семинар эшендә Татарстан Республикасының 57 башлангыч сыйныф укытучысы катнашты.

Pages