• Русский
  • Татарча

Анонсы и Новости

«Ясалма интеллект нигезендә белем бирү мохитендә технологияләрне куллану потенциалы» фәнни симпозиумы

2024 елның 11 декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты белән берлектә «Ясалма интеллект нигезендә белем бирү мохитендә технологияләрне куллану потенциалы» фәнни симпозиумын үткәрә.

«Управление ЕФС – 2024» Бөтенроссия эксперт форумы

2024 елның 22-23 октябрендә Мәскәүдә «Воробьевы горы» белем бирү комплексы мәйданчыгында «Управление ЕФС – 2024» Бөтенроссия эксперт форумы узды, анда мәгариф өлкәсендә дәүләт идарәсен гамәлгә ашыручы башкарма хакимиятнең төбәк органнары, мәгарифне үстерү институтлары һәм һөнәри осталыкны өзлексез арттыру үзәкләре, педагогик югары уку йортлары һәм фәнни-методик үзәкләр вәкилләре, төбәк һөнәри педагогик бергәлекләр катнашты. Форумны оештыручы – Дәүләт мәгариф университеты.

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсы йомгаклары

«Һөнәри юнәлеш бирү остаханәсе: иң яхшы практикалар» белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү чараларының авторлык методик эшләнмәләренең төбәкара конкурсына йомгак ясалды, ул 2025 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә тәрбияне үстерү стратегиясе, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Мәктәп директорларын «мәгариф оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укыту

2024 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары төркемен «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укыту тәмамланды.

«Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында укытучының инновацион һәм проект эшчәнлеге: фәнни-педагогик нигезләр, максатлар, эчтәлек» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

2024 елның 18 октябрендә «Федерадь дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру кысаларында укытучының инновацион һәм проект эшчәнлеге: фәнни-педагогик нигезләр, максатлар, эчтәлек» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды. Кураторы – филология фәннәре кандидаты Хисмәтова Лилия Котдус кызы.

«Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» квалификация күтәрү программасы буенча укулар тәмамланды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты  Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2024 елның 7 октябреннән 18 октябренә кадәр Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләрен «Мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль аспектлары» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укытты (кураторы – психология фәннәре кандидаты, доцент С. Н.Башинова).

«Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы

2024 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Белем бирүдә остазлык: заманча теория һәм инновацион практика» VI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы булды.

Федераль педагогик үлчәүләр институты эчтәлекнең актуаль мәсьәләләре һәм контроль үлчәү материалларын үстерүнең төп юнәлешләре буенча вебинарлар үткәрә

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт хәбәр итә: Федераль педагогик үлчәүләр институты  гомуми белем бирүнең төбәк системаларына фәнни-методик ярдәм күрсәтү максатларында ел саен эчтәлекнең актуаль мәсьәләләре һәм контроль үлчәү материалларын үстерүнең төп юнәлешләре буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру өчен вебинарлар үткәрә.

«Педагогик остазлык: мәгариф интенсивы» квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге тарафыннан «Педагогик остазлык: белем бирү интенсивы» квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа гамәлгә ашырылды. Билгеләнгән аудитория: төп, урта гомуми һәм өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы белем бирү оешмалары җитәкчеләре, җитәкчеләр урынбасарлары.

«Җитәкче мәктәбе: идарә итүнең нәтиҗәле практикалары» өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

2024 елның 7-18 октябрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан ТР белем бирү оешмалары җитәкчеләрен «Җитәкче мәктәбе: идарә итүнең нәтиҗәле практикалары» өстәмә һөнәри программасы буенча укыту үткәрелде.

Pages