• Русский
  • Татарча

«Белем бирү процессында катнашучыларга, шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү технологиясе буларак консультация бирү» темасына квалификация күтәрү

2024 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Белем бирү процессында катнашучыларга, шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү технологиясе буларак консультация бирү» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды.(кураторлары-Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы һәм Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Солтанова Мәдинә Равил кызы). Татарстан Республикасының 43 педагогик хезмәткәре укыды. Курс күләме: 56 сәгать.

Программа мәгариф киңлеге субъектларының төрле социаль, һөнәри, шәхси сорауларын исәпкә алып, профилактика һәм мәгърифәтчелек мәсьәләләрен хәл итү өчен актуаль корал булган консультация күнекмәләрен формалаштыру аспектларында камилләштерүгә һәм яңа компетенция алуга юнәлдерелгән.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә тыңлаучыларга укучыларның, шул исәптән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның белем бирү мохитендә укыту һәм адаптацияләү кыенлыкларын бетерүгә юнәлдерелгән индивидуаль каралган программаларны психологик-педагогик консультацияләүнең һәм проектлауның заманча технологияләре тәкъдим ителде.

Курслар ахырында тыңлаучылар кафедраның барлык профессор-укытучылар составына, чакырылган белгечләргә рәхмәт белдерделәр һәм алга таба хезмәттәшлек итәргә теләк белдерделәр.

Тыңлаучылар тарафыннан проектларны яклау:
•  https://cloud.mail.ru/public/LuZj/SfU1vksPk
•  http://irort.ru/sites/default/files/%D0%9A%D0%9F%D0%9A%20%D0%9A%D0%9E%D0...

#ТатарстанРеспубликасыМәгарифнеҮстерүИнституты

Фотогалерея: